Мин яратмыйм котылгысыз чикне, Яшәүләрдән армыйм һичкайчан. Мин яратмыйм - сизгер күңелем бикле Хасталансам, артыгын эчсәм. Мин яратмыйм салкын дорфалыкны, Бик соклангыч затны яратмыйм, Ят кешеләр җилкә аша хатны Укысалар - вөҗдан газаплый... Мин яратмыйм ярым-ярты сүздә Сөйләшүне, эшне бүлгәнне. Арттан атып, кеше гомерен өзгән, Йөзгә карап шакшы көлгәнне... Җенем сөйми гайбәт сатучы һәм Дан каеручы кара җаннарны, Гел начарлык теләп, ут атканны, Тимер белән пыяла кырганны... Күңелем сөйми оятсыз симергәнне - Ярлы булу меңкат кулайрак, «Намус» сүзен онытып тилергәнне, Нахаклыкны зурлап, олылап. Сындырылган канатларны күрсәм - Мәрхәмәтсез булам дошманга, Сөймим көчләүләр вә хәлсезлекне: Кадакланган Гайсә - төшләрдә. Мин үземне сөймим шүрләгәндә, Сөймим - гаепсезгә типсәләр, Күңелемә тупас кергән мәлне, Бигрәкләр дә төкереп үтсәләр... Мин яратмыйм мәйдан - манежларны: Анда комсыз тиен сулышы - Олуг үзгәрешләр көтелсә дә, Мин яратмыйм коллык тормышын.
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008