Борынгы паркет - идәнгә Шәмнәр моңланып бага, Эполетларның көмеше Җилкәләремә ага. Агонияда шашкандай, Чайкала алтын шәраб... Киләчәкме, узганнармы - Барысы була харап. Соңгы мизгел яшәешен Тоеп, болан талпына - Үзе дә сизмичә, керә Үлем уты залпына. Кемдер мылтыгын төбәгән һич гаепсез садәгә. Барысы да була харап - Явызлык җиңсә әгәр... Кемдер усал һәм бик оста, Котырып, күңел ача - Җәясеннән утлы уклар Шәфәкъ түренә чәчә. Кичке моңнар давылында Тавышлар кабатлана... Барысы да булса харап - Өметләр килсен яңа.
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008