Өстә дә боз, аста да боз - һаман Газап чигәм: «Кайда тишим?»- дип. Әйе, йөзеп чыгыйм! Өмет таман - Виза көтәр чигем җитте бит... Ватылсын ла, чәлпәрәмә килсен - Салкын боздан йөрәк туктамас! Җырлардагы кораблардай йөрсен Шигырьләрем, килгәч яңа яз. Миңа әле ярты гасыр да юк - Син һәм Алла мине саклыйсыз! Әмма барып җитсәм Ходага ук, Акланырлык җырга салдым Сүз.
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008