Ярый әле гитарам бар - чигерегез диварны!.. Усал язмыш тоткын итте, богаулады кулларны... Бугазымны теткәләгез, кисегез веналарны, - Тик өзмәгез, тик өзмәгез, тәүге көмеш кылларны... Җиргә күмелеп, җәсәд булсам, кем яшьлегемне яклар - Кем минем өчен яшәр дә, кем үтәр ут-елларны?! Кем җырларымны саклар да, язмышымны кем аклар - Өзсәгез, төшне өзгәндәй, тәүге көмеш кылларны! Тик гитарамны алдылар - ирексез калдырдылар - Тартыштым, хәтта кычкырдым: - Урламагыз җырларны! Үземне сазга ташлагыз, сибегез үлек сулар, - Тик өзмәгез, тик өзмәгез, исән калсыннар кыллар! Ничек болай булды соң бу! Күрмәммени мин инде Кояшлы язгы көннәрне, көзге алтын кырларны?! Йөрәгемне мәсхәрәләп, азатлыгымны хурлап, Өзделәр бит, хәшәрәтләр, тәүге көмеш кылларны...
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008
© Мансур Сафин. Performance, 2016