Йорттагы һәм кыргый хайваннарда Кеше төсе, исе-хисе бар. Ә гел йөрү арткы аякларда - Адәмнәргә калган язмыш-аң. Бүген тамашачы, әйе, тамашачы Хайван тыючыны яратмый. Тыючылык теләгең зурдан булса, Опер булып эшлә - канатлан... Бик аз гына затлы инсаннарда Кеше төсе, исе-хисе бар. Ә гел йөрү арткы аякларда - Хайваннарга калган язмыш-аң. Бүген замандашым, әйе, замандашым Хайван тыючыны яратмый. Тыючылык теләгең мулдан булса, Циркач булып эшлә - канатлан!..
© Мансур Сафин. Тәрҗемә, 2008