Машиналар тулган шау-шулы калага Кайтабыз без кабат, барыйк соң кайларга?! Буйсынган үрләрдән төшәбез түбәнгә, Калдырып йөрәкне калдырып тауларда! Кирәкми, ташлагыз бәхәсләрне, Җаваплар бик җиңел табыла: Таулардан яхшырак була ала, Без әле менмәгән тау гына! Кемне кем бәладә ялгызын калдыра ала?! Йөрәген тыңламый кем китә калаларга?! Шулай да, буйсынган үрләрдән төшәбез... Нишлисең! Төшкәннәр бит җиргә аллалар да! Кирәкми, ташлагыз бәхәсләрне, Җаваплар бик җиңел табыла: Таулардан яхшырак була ала, Без әле менмәгән тау гына! Күпме сүз һәм өмет, күңелдә күпме җыр Уята бу таулар, ялвара калырга! Тик төшәбез аска, кем күпкә, кем азга, Чөнки без һәрвакыт бурычлы кайтырга! Кирәкми, ташлагыз бәхәсләрне, Җаваплар бик җиңел табыла: Таулардан яхшырак була ала, Без әле менмәгән тау гына!
© Сәгыйть Әхмәтҗан. Тәрҗемә, 2012