Соң көчем тартыша сеңерләрдә, Бүген тагын урап алдылар. Кичәгедәй кабат сөенешеп, Аучыларга таба кудылар. Чыршылар астыннан явызларча, Мәкерле мылтыклар үрелә, Корбанга әверелеп кар өстендә Тәгәри яралы бүреләр. Бүреләргә ау бара, һай, бүреләргә! Көчлеләргә дә, көчекләргә дә! Куучылар шаулый, этләре кан даулый, Ак карда - кызыл кан! Баулары да кызылдан... Тигезсез алышта аучының да Калтырап та алмый бармагы! Бүреләр иреген бауларга бәйләп ул Атты да, әй, атты - армады! Без бүре! Бүреләр көчектән үк Өйрәнгән аркага сукмаска. Анадан имелгән кануннар ул: Чикләүнең артына чыкмаска! Бүреләргә ау бара, һай, бүреләргә! Көчлеләргә дә, көчекләргә дә! Куучылар шаулый, этләре кан даулый, Ак карда - кызыл кан! Баулары да кызылдан... Аяклар да көчле, яңаклар да, Әйт, өер башлыгы, нигә без Сихерле шикелле, бауларны сикерми Мылтыкның күзенә керәбез? Ә бүре башкача булдыралмый!!! Мин сизәм гомерем бетәрне. Өлешенә мине алган аучы Елмаеп мылтыгын күтәрде. Бүреләргә ау бара, һай, бүреләргә! Көчлеләргә дә, көчекләргә дә! Куучылар шаулый, этләре кан даулый, Ак карда - кызыл кан! Баулары да кызылдан... Яшәүгә сусавым көчлерәк шул - Сикердем мин читкә, түзмәдем. Артымнан ишеттем кешеләрнең Сокланып кычкырган сүзләрен. Соңгы көч тартыша сеңерләрдә, Әйе, мине урап алдылар. Тик бүген кичәге кабатланмый, Аучылар бернисез калдылар. Бүреләргә ау бара, һай, бүреләргә! Көчлеләргә дә, көчекләргә дә! Куучылар шаулый, этләре кан даулый, Ак карда - кызыл кан! Баулары да кызылдан...
© Сәгыйть Әхмәтҗан. Тәрҗемә, 2012